Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада сигез шоферны исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырган өчен хөкем иткәннәр

Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары белән 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

Кукмара районында 8 машина йөртүче исерткеч эчемлек кулланып транспорт белән идарә иткән өчен хөкем ителгән. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр. 

Узган елның 26 декабрендә сәгать 06.50дә Сөләйманов фамилияле Кукмара районы кешесе «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 39нчы чакрымында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә ВАЗ-21144 автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,834 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. Суд карары буенча аңа 30 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук ул ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. 

2025 елның 3 гыйнварда сәгать 22.08дә Шәфигуллин фамилияле райондашыбыз «Кукмара—Шәмәрдән» автоюлының 15нче чакрымында исерек хәлдә Хендай Солярис автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер приборы уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,374 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

4 гыйнварда сәгать 08.22дә Зеленцов фамилияле Киров өлкәсе кешесе «Киров—Малмыж—Нократ Аланы» автоюлының 303нче чакрымында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Фольксваген Поло машинасын йөртә. Алкотестер приборы уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,420 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

Шушы ук көнне сәгать 14.50дә Хафизов фамилияле райондашыбыз, исерткеч эчемлек кулланып, Ятмас-Дусай авылының Мәктәп урамында Шевроле Авео машинасы руле артына утыра. Алкотестер приборы уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,326 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

9 гыйнварда сәгать 23.20дә Р-240 автомобиль юлының 101нче чакрымында Федоров фамилияле райондашыбыз исерткеч эчемлек кулланган хәлдә БМВ автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,062 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 
 

19 гыйнварда сәгать 10.16да Муллахмәтов фамилияле райондашыбыз «Югары Өскебаш-Түбән Өскебаш» автоюлының 100нче метрында исерткеч эчемлек кулланган килеш Рено Дастер автомобилендә йөри. Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,854 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала.

26 гыйнварда сәгать 22.53тә Кукмара районында яшәүче Зәйнуллин фамилияле ир-ат шәһәрнең Гафиятуллин урамында исерек хәлдә ВАЗ-212140 автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшергәндә тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,716 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Әлеге ир кеше суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 

30 гыйнварда төнге сәгать уникедә Шәмиев фамилияле райондашыбыз шәһәрнең Степан Разин урамында исерек хәлдә Лада Калина автомобилен йөртә. Алкотестер приборы уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,729 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

Исерткеч эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга суд карары белән 45 мең сум штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев