Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекторларына алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүче эләккән
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның барлыгы 16 очрагы ачыкланган.
4 июльдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 16 очрагы ачыкланды. Алар арасында куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 11, дәүләт номерлары укылмый торган транспорт белән идарә итү — 3, җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу — 1.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев