Кукмарада «Бала — төп пассажир!» акциясе кысаларында дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның алты очрагын ачыклады
Инспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләрен тикшерделәр, машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралганын һәм кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искәрттеләр.
Кукмара шәһәренең Ленин урамында ЮХИДИ инспекторлары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе директоры Елена Яковлева һәм Манзарас мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә «Игътибар-балалар!» акциясе кысаларында «Бала — төп пассажир!» профилактик чарасы үткәрде.
Инспекторлар балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә тәртип бозган өчен җаваплылык каралганын һәм кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искәрттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланды: биш административ протокол куркынычсызлык каешын кулланмыйча транспорт чарасы белән идарә иткән һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирларны йөрткән, берсе балаларны йөртү җайланмасы булмаган өчен төзелде.
Машина йөртүчеләргә һәм балаларга «Балалар йөртү җайланмасы» дигән белешмәлекләр, шулай ук «Имин юл» эш дәфтәрләре таратылды.
Фото: район ЮХИДИ хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев