Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Авария кичә Өлге авылы янында була.

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешкән һәм авариядә өч кеше зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 3 апрельдә 19.40 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара автоюлының 59нчы чакрымында Кукмара районының Өлге авылы янында була. «Лада Гранта» шоферы идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм икенче «Лада Гранта» белән бәрелешә.

Юл һәлакәтендә ике автомобиль йөртүче һәм икенче машинаның пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X