Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 20 очрагы теркәлгән.

31 гыйнварда 7.30-9.30 сәгатьләрдә Кукмараның Гагарин урамында Кукмараның Дәүләт автоинспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 20 очрагы теркәлгән. Болар: укылмый торган дәүләт номерлары булган автомобильдә йөрү, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы — 5әр очрак, җәяүлегә юл бирмәү — 3 очрак, иминлек каешы куймау — 2 очрак, техник регламент нормалары күрсәтелгәннән артык булган тонировкалы машинада йөрү, баланы махсус утыргыч булмаган килеш автомобильгә утыртып хәрәкәт итү, ОСАГО полисы булмау, каршы як полосага чыгу — 1әр очрак.

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка куелган.

Районның Дәүләт автоинспекциясе мондый төр тикшерүләрнең алга таба да даими рәвештә оештырылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев