Кукмара районында «Рено» машинасы юл читенә төшеп киткән
Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесе зыян күрә.
Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

10 апрель көнне 14.50 сәгатьтә Өлге-Иске Юмья машина юлының 12нче чакрымында авария була. «Рено» машинасының йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесе зыян күрә. Аны ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк район дәваханәсенә алып китәләр.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев