Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

Авария Күкшел һәм Чуллы авыллары арасындагы трассада була.

Кукмара районының Күкшел һәм Чуллы авыллары арасында җиңел машина юл читенә төшеп китә һәм каплана. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

«Авария бүген, 10 октябрьдә, 7.15 сәгатьтә „Киров-Малмыж-Нократ Аланы“ автомобиль юлының 308нче чакрымында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 22 яшьлек машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итүне даими контрольдә тота торган куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, транспортның юлда урнашу кагыйдәләрен бозган һәм юл читенә төшеп ауган», — диделәр район Дәүләт автоинспекциясендә.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче дәваханәгә китерелгән, җитди җәрәхәтләр алмаган.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев