Кукмара районында җиңел автомобиль юл читенә төшкән, пассажиры дәваханәдә
Юл фаҗигасе Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш автоюлының 7 чакрым+777 метрында килеп чыга.
Юл фаҗигасе 10 майда сәгать 20.00дә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш автоюлының 7 чакрым+777 метрында килеп чыга. Бу хакта районнын ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Якынча фаразлар буенча, «ВАЗ-21103» автомобиленең 24 яшьлек шоферы Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылы ягына таба хәрәкәт иткәндә руль белән идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана.
Юл фаҗигасендә шофер төрле тән җәрәхәтләре ала, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә. Алгы пассажир урынында 17 яшьлек кыз була. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында Кукмара районы үзәк дәваханәсенә алып китәләр.
фото: районнын ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев