Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган, шоферы һәлак булган

Юл фаҗигасе Өлге авылы тирәсендә килеп чыга.

Кукмара районында булган юл фаҗигасе руль артындагы ир кешенең үлеменә китерә. Бу хакта «Кукмор-информ»га район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр. 

Кукмара районында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган, шоферы һәлак булган

«Юл һәлакәте 3 июльдә сәгать 20.05тә Кукмара районының "Мамадыш-Кукмара" автоюлында, Өлге авылы тирәсендә килеп чыга. Якынча фаразлар буенча, 56 яшьлек "Шевроле" автомобиле шоферы иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламый, каршы як юлның читенә чыгып "Җәяүле юлы" дигән юл билгесенә бәрелә һәм кюветка төшеп каплана», — дип аңлатма бирделәр район ЮХИДИ бүлегендә. 

Кукмара районында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган, шоферы һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль шоферы алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Авария вакытында аның иминлек каешын куймаган булуы ачыклана.

Кукмара районында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган, шоферы һәлак булган

фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев