Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районы командасы яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Имин тәгәрмәч» республика конкурсында өченче урын яулады

Конкурста 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты.

Бүген Түбән Каманың «Камский артек» лагеренда яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты. Балалар шәхси һәм команда зачетында көч сынаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен һәм беренче ярдәм күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, яшь инспекторлар иҗади конкурста да катнаштылар.

Кукмаралылар  команда зачетында өченче урын яуладылар. Малайлар арасында шәхси зачетта «бронза» Данил Ильинга эләкте.

Фото: Татарстан ЮХИДИ хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk