Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган ике шоферны ачыклаган

Кукмарада узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган.

Бүген, 7 июньдә, 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, Кукмараның Магистральный урамында «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (9 очрак), укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (3 очрак), техник тикшерү узуны раслаучы диагностик карта булмаган хәлдә транспортта йөрү (2 очрак), балаларны махсус утыргычсыз йөртү (1 очрак).

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган ике шофер ачыкланган. Аларның транспорт чаралары штрафлар тукталышына куелган. 

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр күпләп тикшерүләрнең алга таба да алып барылачагын искәртә. 

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев