Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл фаҗигасендә һәлак булган Кукмара районы егете Әмир Әсхәдуллинның әтисе: «Мәңгелеккә китүенә күңел ышанмый»

Бәхетсезлек очрагы 17 августта, төнге сәгать уникеләр тирәсендә Каенлык авылыннан Тырышка таба бару юлында була.

Быелның 10 аенда Татарстан юлларында 2805 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 237 кешенең гомере өзелгән (20се — балалар), 3337се төрле җәрәхәтләр алган. Районда 16 юл фаҗигасе теркәлеп, 5 кеше һәлак булган, 12се имгәнгән. 

Нинди куркыныч саннар! Бу бит, ашыгу-кабалану, ашкыну, кагыйдәләрне, закон таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә, күпме гаиләгә кайгы килгән, дигән сүз. Һәлак булучылар арасында япь-яшь егет-кызлар, берсеннән-берсе кечкенә балалар да бар. Райондашыбыз Әмир Әсхәдуллинның үлем хәбәрен ишеткәч тә, йөрәк сулкылдап, әрнеп типте. Һәлакәткә кадәр өч көн элек туган көнен билгеләп үтеп, 19 яшен тутырган, елмаеп-көлеп, шаярып йөргән егетнең гомере шулай иртә юл-транспорт һәлакәтендә өзелер дип кем уйлаган?!

Юл фаҗигасендә һәлак булган Кукмара районы егете Әмир Әсхәдуллинның әтисе: «Мәңгелеккә китүенә күңел ышанмый»

«Бәхетсезлек очрагы 17 августта, төнге сәгать уникеләр тирәсендә Каенлык авылыннан Тырышка таба бару юлында була. 19 яшьлек егет чит ил автомобилендә хәрәкәт иткәндә иминлекне тәэмин итүче тиешле тизлекне сакламый, руль белән идарә итүен югалта һәм каршы як полосаның юл читенә төшеп каплана. Ул иминлек каешын да куймаган була. Райондашыбызның гомере ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы килгәнче урында өзелә», — диде район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.

...Күпме генә тырышма, маңгаеңа язылган язмышны үзгәртү мөмкин түгел, диләр. Хак сүзләр.

«Улыбыз ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел иде. Аның беркайчан безгә авыр сүз әйткәнен, кыен хәлгә куйганын хәтерләмим. Безнең янда, чын мәгънәсендә, әүлия иде, машина руле артына утырса, хәтта алдарак баручы автомобильне дә узып китәргә батырчылык итмәде. Үзе генә калганда тизлекне яраткан шул. Кая ашкынгандыр ул бала, белмим», — дип ачына Әмирнең әтисе Илгизәр абый. 

Юл фаҗигасендә һәлак булган Кукмара районы егете Әмир Әсхәдуллинның әтисе: «Мәңгелеккә китүенә күңел ышанмый»

Әмир спортны үз итә, аеруча футбол, волейбол, баскетболны яратып уйный. Фаҗига булган көнне дә абыйсының машинасында футболчы егетләрне өйләренә озатып куя ул. Тик менә үзенә генә туган йортка, әти-әнисе, якыннары янына кайтып җитү насыйп булмый...

«Кич чыгар алдыннан: „Улым, әйбәт кенә йөр, кырынып та аласың бар икән“, — дидем. Ишегалдындагы әлеге очрашу-сөйләшү, баламның йөзенә тутырып карауны соңгысы булыр дип башыма да кертеп карамадым. Әмиребез авыл хуҗалыгы өлкәсен бик яратты, басудагы барлык эшләрне дә бергәләп башкардык. Кукмара аграр көллиятендә агроном белгечлегенә укый иде. Транспорт йөртү таныклыгын да шунда алды. Техникага аеруча кулы ятты аның. Ватыла калса, кайсына гына тотынмасын, төзәтеп чыкты. Хәзер дә ишегалды, гараж, бакчага чыккан саен күңелем белән аны эзлим. Каядыр киткәндер дә елмаеп кайтып керер шикелле. Хакыйкатьне белсәң дә, баланың юклыгына, мәңгелеккә китүенә күңел һаман ышанмый. Улыбызның очрашып йөри торган кызы да булган, уй-хыяллары, планнары зурдан иде. Бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килде. Руль артына утыручыларга, яшьләргә шуны әйтәсем килә: тизрәк барып, алданрак кайтып җитәм дип, беркайчан ашыкмагыз, кәрәзле телефоннарга алданып, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез, сезне яратучыларны һәм көтүчеләрне хәсрәт утына салмагыз!» — ди гаилә башлыгы.

Әмир гаиләдә икенче бала була. Аның бертуган абыйсы һәм сеңлесе бар.

«Абый миннән 7 яшькә олы иде. Мин аның ачуланганын хәтерләмим. Үзенчә шаяртырга яратса да, үпкәләп йөргәнем булмады. Ул Янилдә торып укыды, атна ахырында гына кайта һәм мин аны сагынып көтеп ала идем. Озын буйлы, каратут йөзле, матур абыемны, яклаучымны бик сагынам, юксынам», — ди сеңлесе Диләрә. 

Башлангыч сыйныфларны туган авылы Тырышта укыса, бишенчегә Сәрдекбаш урта мәктәбенә килә Әмир. Сыйныфта алты кызга бер малай була ул. 

«Акыллы, тәртипле, тырыш, актив укучыбыз тугызынчы сыйныфка кадәр безнең мәктәптә белем-тәрбия алды, яхшы билгеләргә генә өлгерде. Алдагы парталарның берсендә утырды ул. Дәресләргә һәрчак яхшылап әзерләнеп килә, кул күтәреп сөйли, аңламаган урыннары булса сорый, олыларны, кечеләрне хөрмәт итә иде. Кызганыч, укучыбызга гомер генә кыска итеп бирелгән. Урыны оҗмахта булсын!» — дип искә ала Әмирне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзада Низамова.

Сөеп-кадерләп үстергән газизләрен салкын җир куенына иңдергән әти-әниләргә, якыннарын, дусларын югалтканнарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

фото: гаилә архивыннан, район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев