Соңгы комментарийлар
-
Яћалыклар
КӨН ТЕМАСЫ Дүшәмбе көнне район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә һәр тармакта хәл ителәсе бурычлар, башкарылган эшләр турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бу атнада кукуруз уңышын, салам җыюны, җир эшкәртүне төгәлләү, техниканы кышка саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтларга керешү, терлекчелектә эшне югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Шулай ук кече һәм урта...
-
Һәр күрсәткеч артында - кеше хезмәте
Узган атнада "Әсәнбаш" агрофирмасы базасында үткәрелгән семинар -киңәшмәдә терлекчелектә 9 айда башкарылган эшкә йомгак ясалды.
-
Рапс игү файдалымы?
Рапс безнең төбәккә терлек азыгы культурасы буларак килеп керде. Ә аның химия һәм нефтехимия өчен чималга яраклылыгы ачыкланганнан соң, 1987нче елдан башлап әлеге культура май алу өчен дә үстерелә башлады. 90нчы елларда Татарстанда рапс зур мәйданда игелеп, республика предприятиеләрен чимал белән тәэмин итеп кенә калмады, Россиянең башка төбәкләренә һәм Көнбатыш...
-
Почтада кем эшләр?
Шушы көннәрдә Олыяз авылындагы почта бүлекчәсендә булып кайттык. Без кергәндә мөдир Мөнәвәрә ханым Насыйбуллина кәгазьләр арасына "чумып" эшләп утыра иде. Гадәттә, почта бүлекчәләреннән беркайчан кеше өзелми. Ә монда... тынлык. Нилектән икән?
-
Тыйнак, тырыш, ярдәмчел
Бу сүзләр хезмәттәшем, "Восток" күмәк хуҗалыгында шофер булып эшләүче Кәшипов Рәис турында.
-
Яңалыклар
Тәҗрибә уртаклашу "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Кондуктив терапия ысулы. Эш тәҗрибәсе" дигән семинар үтте. Әлеге үзәкнең күпкырлы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Мәскәү шәһәре, Хакасия республикасы, Ханты-Манси округы, Ярославль өлкәсеннән белгечләр килгән иде. Семинар программасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кондуктив терапия ярдәмендә тормышка җайлаштыру ысуллары белән уртаклашуга багышланды.
-
Свияжск корбаннары. Кемнәр алар?
Свияжск утравында туганнар каберлеге табылды. Аларның гәүдә калдыкларын тикшерү нәтиҗәләре күбесенең ирексезләнеп үтерелүен раслый. Монастырьда яшәүчеләр аларны хөрмәтләп күмү белән бергә, бу корбаннарның кем булуын, нәрсә өчен хөкем ителүләрен дә ачыкларга тырыштылар.
-
Премьер-министр - районыбызда
Узган шимбәдә районыбызда ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков булып китте.
-
Яңалыклар
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне Россиядә бу көн 2005 елдан билгеләп үтелә башлады. 2004 елның 29 декабрендәге Федераль закон нигезендә 7 ноябрь бәйрәм көн булудан туктады. Ә 1992 елга кадәр Бөек Октябрь революциясе көне 7-8 ноябрьләрдә ял көне буларак билгеләп үтелде. *** Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.РӘХМӘТУЛЛИН 4 ноябрь...
-
Район Башлыгы карары
Район Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тәкъдим ителгән Кукмара районының 2012 һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджеты проектын тикшергәннән соң "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы 6.10.2003 елгы 131 санлы Федераль законның 52 маддәсенең 6 пункты, Кукмара муниципаль районы Уставының 15 маддәсенең 3 өлеше, 2 пункты нигезендә Кукмара район...
-
Тәҗрибә уртаклашып
Кукмарадагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең 13 еллык эш тәҗрибәсе бар. "Шәфкать" дип исемләнгән бу үзәк белгечләренең максаты - тумыштан зәгыйфь һәм еш авырый торган балаларның акыл, хәрәкәт итү сәләтләрен яхшырту, күпкырлы чаралар ярдәмендә көндәлек тормышка җайлашырга өйрәтү.
-
Чәчәкләргә күмелгән Кукмара
Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллин 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан район халкына котлау белән чыкты.
-
яңалыклар
6 ноябрь - Корбан гаете Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллин районыбыз мөселманнарын изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлады. -Районыбыз мөселманнары нинди авыр вакытларда да үз диннәрен онытмадылар. Хәзер дини йолаларны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Халкыбызда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә дин киләчәктә дә мөһим урын биләр дип ышанабыз, -...
-
Утлар, сулар кичкән ветеран
Без килгәндә, телевизор эченә керердәй булып, яңалыклар тыңлый иде Мидхәт ага. Кулында географик атлас. Кайсы ил турында сүз бара - ялт итеп таба ул аны - география укытучысы бит ул!
-
Бәхетле әни
Сәрдекбаш авылында яшәүче, үзенең бар гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлаган Гөлзия Касыйм кызы Мортазинага шушы көннәрдә 55 яшь тула.