Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Свияжск корбаннары. Кемнәр алар?

Свияжск утравында туганнар каберлеге табылды. Аларның гәүдә калдыкларын тикшерү нәтиҗәләре күбесенең ирексезләнеп үтерелүен раслый. Монастырьда яшәүчеләр аларны хөрмәтләп күмү белән бергә, бу корбаннарның кем булуын, нәрсә өчен хөкем ителүләрен дә ачыкларга тырыштылар.


Хәзер Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Свияжскийдагы 5нче төзәтү-хезмәт колониясендә җәза срогын үткән 3080 кешенең исем-фамилиясе бар. Кемнәр соң алар? Маньяк-үтерүчеләрме, җәмгыятьтән аерырга һәм юк итәргә кирәк булган җинаятьчеләрме? Әллә хәзергә кадәр репрессия һәм сугыш елларында билгесез югалган дип йөртелүче безнең бабай-әбиләребез, әти-әниләребезме? Бу исемлектә Татарстанда, шул исәптән Кукмара районында яшәгән кешеләр дә дистәләгән. Аларның күпчелеге "советка каршы пропаганда алып барган", "революциягә каршы группировкаларда торган", "террористлык сүзләр әйткән", "юлбашчы исемен атап сүгенгән" өчен гаепләнгән. Кемнәр алар, дәүләт җинаятьчеләреме яки гаепсез корбаннармы? Исемлекне укыгач, сез моны үзегез аңларсыз.
Колониядә үлгәннәрнең тулы исемлеген Kremnik. ru сайтыннан укырга яки музейның үзендә күрергә була.
Свияжск утравында үлеп калган якташларыбыз:
1.Галимуллина Газизә, 1913 елгы, Ядегәр авылыннан, 1943 елның май аенда үлә.
2.Гаянова Нәгыймә, 1883 елгы, Березняк авылыннан, мулла кызы, 1941 елның сентябрь аенда үлә.
3.Заһидуллин Гыйбадулла Заһидулла улы, 1888 елгы, Нормабаш авылыннан, 1943 елның декабрь аенда үлә.
4.Ибраһимов Галиәхмәт, 1875 елгы, Починок Шәмәрдән авылыннан, 1941 елның август аенда үлә.
5.Иванов Александр Владимирович, 1918 елгы, Хәсәновка-Октябрино авылыннан, 1943 елның май аенда үлә.
6.Ильин Филимон Ильич, 1925 елгы, Вильмон авылыннан, 1943 елның август аенда үлә.
7.Камалов Нирсаяф Камал улы, 1923 елгы, Түбән Арбаш авылыннан, 1943 елның октябрь аенда үлә.
8.Кәримуллин Габдрахман Кәримулла улы, 1891 елгы, Зур Сәрдек авылыннан, 1943 елның июль аенда үлә.
9.Кузьмина-Максимова Анна Максимовна, 1917 елгы, Балды-Кенә авылыннан, 1944 елның декабрь аенда үлә.
10.Максимов Николай Максимович, 1909 елгы, Үрәсбаш авылыннан 1944 елның декабрь аенда үлә.
11.Максимов Сергей Максимович, 1918 елгы, Иске-Кенә авылыннан, 1944 елның апрель аенда үлә.
12.Петров Андрей Николаевич, 1920 елгы, Югары Шөн авылыннан, 1943 елның март аенда үлә.
13.Прямова Евдокия Николаевна, 1898 елгы, Көшкәтбаш авылыннан, 1943 елның май аенда үлә.
14.Теликов Василий Никитович, 1911 елгы, Югары Шөн авылыннан, 1943 елның май аенда үлә.
15.Тукташева Гыйльмекәр, 1919 елгы, Ст. Юмья авылыннан, 1944 елның ноябрь аенда үлә.
16.Хәбибуллин Әбделхәй Мытыйг улы, 1925 елгы, Ядегәр авылыннан, 1943 елның март аенда үлә.
17.Шакиров Нәҗип, 1893 елгы, Манзарас авылыннан, 1941 елның август аенда үлә.
18. Йөзмиев Хәким, 1904 елгы, Вахит авылыннан, 1943 елның апрель аенда үлә.
19.Якимов Тимофей Якимович, 1876 елгы, Кече Чура авылыннан, 1941 елның октябрь аенда үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X