28 октябрь 2011 яңалыклары
-
Свияжск корбаннары. Кемнәр алар?
Свияжск утравында туганнар каберлеге табылды. Аларның гәүдә калдыкларын тикшерү нәтиҗәләре күбесенең ирексезләнеп үтерелүен раслый. Монастырьда яшәүчеләр аларны хөрмәтләп күмү белән бергә, бу корбаннарның кем булуын, нәрсә өчен хөкем ителүләрен дә ачыкларга тырыштылар.
-
Яңалыклар
Тәҗрибә уртаклашу "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Кондуктив терапия ысулы. Эш тәҗрибәсе" дигән семинар үтте. Әлеге үзәкнең күпкырлы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Мәскәү шәһәре, Хакасия республикасы, Ханты-Манси округы, Ярославль өлкәсеннән белгечләр килгән иде. Семинар программасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кондуктив терапия ярдәмендә тормышка җайлаштыру ысуллары белән уртаклашуга багышланды.
-
Тыйнак, тырыш, ярдәмчел
Бу сүзләр хезмәттәшем, "Восток" күмәк хуҗалыгында шофер булып эшләүче Кәшипов Рәис турында.