Әйтер сүзем бар
-
Элмә такталарны яңартасы иде
Шәһәр башкарма советына кереп, үзара салым акчасын әле яңарак кына түләп чыктым. Миңа ул 300 сум акча жәл түгел, рәхәтләнеп бирәм, чөнки шәһәребез матурлана, төзекләнә бара. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да җиткерәсе сүзем бар иде. Ул - урамдагы элмә такталар турында. Аларны куйганнарына инде 15-20 ел чамасы...
-
Кәефне суган күтәрә ала
Франция галимнәре, суган инфекцияләрдән генә саклап калмый, яшәртә дә, дип белдерә. Ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта икән. Тикшеренүләр барышында галимнәр суганның баш мие күзәнәкләрен чистартуын ачыклаган. Аның составындагы күкертле кушылмалар канга кереп, баш миен яшәртә икән. Суган яратучылар төшенкелеккә бирелми, картайгач та хәтерләре яхшы була, дип яза Якты юл.
-
Мәмәдышлардан калышмыйк
Күптән түгел ял көннәренең берсендә Мәскәүдәге 1 каналдан Мамадышны күрсәттеләр. Анда инде, ялгышмасам, икенче ел рәттән зур итеп "Чана бәйрәме" үткәрелә. Оста куллылар - мамадышлылар гына түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә, фантазияләрен эшкә җигеп, төрле төрдәге чаналар ясап, тау шуалар. Кем иң зур тизлектә таудан төшә - беренче урын аңа...
-
Гөлләрне нәрсә белән тукландырырга?
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк. Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин. Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга...
-
Бәрәңге кабыгы белән чәйнек чистартабыз
Чәйнегегез күтәрмәслек булып юшкынландымы? Аннан бик тиз котлыу юллары бар. • Бер стакан суга 1 чәй кашыгы сода кушып ясалган катнашма салып кайнатырга тәкъдим ителә. 2-3 сәгатьттән соң кайнар су белән чайкап алырга кирәк. • Чистартылган бәрәңге кабыгын суга салып, 1 сәгать кайнатырга кирәк, дип яза baltach.ru.
-
Табаларны ничек чистартырга?
Каралган таба яки иске чуен савытны да җиңел генә чистартып була.
-
Кайсылары хаклыдыр (Кемгә ачыйм күңелемне?)
Үзләренең намаз укулары турында белдерергә тырышучылар бар. Кемдер шигыре яки язмасы аша, кемдер сәхнәдән яки сөйләшкәндә шул хакта сүз "кыстыра". Югыйсә, намаз - адәм баласы белән Аллаһ арасындагы сер булырга тиеш. Шул ук вакытта, беркемгә белдермичә, киенү рәвешен үзгәртмичә, гыйбадәт кылучыларны беләм. Хәер, кайсылары хаклыдыр...
-
Яшел чәйне күп эчәргә ярамый
Хатын-кызлар еш кына ябыгу максатыннан яшел чәйгә күчә, аны чамасыз эчә башлыйлар.
-
Суны ничә тапкыр кайнатырга ярый?
Суның сыйфатын яхшыртуның төп ысулларының берсе - аны кайнату. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара. Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итәргә мөмкин. Суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы...
-
Күпме түзәргә була?!
Көн тудымы, оешмабызга акылга саерак булган бер апа кереп (исемен әйтмим, аны Кукмарада белмәгән кеше юк), бөтен кешенең тынычлыгын бозып чыгып китә. Бүлмә саен кереп, бәйләнешсез сүзләр сөйләп, озаклап утыра, чыгарга кушсаң, кычкыра башлый, теләсә нинди сүзләр әйтә, хурлый. Көн буена ул кермәгән кибет, оешма калмый бугай. Нигә берәүнең кыланмышына...
-
Компьютер серләренә өйрәндек
Районның пенсия фонды яңа ел алдыннан өлкәннәргә зур бүләк ясады: компьютерда эшләргә өйрәтү буенча укулар оештырды. Дәресләр гимназиядә булып, сабыр, тыныч холыклы остазыбыз Гөлназ Шакирова безне компьютер серләренә өйрәтте. Аның ярдәме белән "файл-маеллар"га кереп чумдык. Арабызда сигезенче дистәне ваклый башлаганнар да бар иде, әмма зур үҗәтлек белән курсларны тәмамлап чыктык....
-
Америка өрәңгесеннән ничек котылырга?
Соңгы елларда америка өрәңгесе бөтен җирне басты: язын чистартсаң, көзен тагын үсеп чыга. Тимер юл буйларын, шәһәребезнең башка ташландык урыннарын да агачлардан гел чистартып торалар. Яшьләр олы кешенең өйрәткәнен бик яратып бетермәсәләр дә, борынгы кешеләр һәр нәрсәнең җаен белеп эшләгәннәр. Безнең бабай да вак-төяк куакларны кискәч, яңадан үсеп чыкмасын өчен...
-
Бәяләрне күктән алып куялар
Уңга карасаң да - кибет, сулга карасаң да кибет хәзер. Берсенә керәсең, бер төрле бәя, икенчесенә керсәң, шул ук товарга бөтенләй икенче бәя куелган. Кайчакта аерманы күреп шаккатасың. Элек читтән товар алып кайтып, бәясен арттырып сатучыларны спекулянт дип йөртәләр иде. Ә хәзер аларны эшмәкәр дип атаыйлару-алуга ирек бирелү ул бәяләрне...
-
Февраль мәшәкатьләре
Февраль - кышның соңгы ае. Халыкта юкка гына: "Бөтен кар-бураннар февральгә калганнар" дигән әйтем барлыкка килмәгән. Айның беренче яртысында һава торышы гыйнварныкыннан әллә ни аерылмаса да, икенче яртысында инде озайлы бураннар берсе артыннан икенчесе башланырга мөмкин, кыш бу чорда йомшара, көннәр сизелерлек җылыта, кар да эри башлый... Ләкин кыш әле...
-
Суык тигәннән берничә киңәш
Ачы торманы шакмаклап турарга һәм кәстрүлгә салырга. Өстенә шикәр комы сибеп, ике сәгать дәвамында духовкада пешерергә кирәк. Пешеп чыккач суытырга һәм пешкән яшелчә кисәкләрен аралап, бүленеп чыккан сокны стаканга агызырга кирәк. Әлеге сокны балага көненә өч-дүрт мәртәбә ике чәй кашыгы күләмендә эчертү зарур. *** Баланның яфрагыннан әзерләнгән төнәтмә ютәлне бетерү...