Яшьләр урын бирми
Күп кенә яшь егет-кызларның үз-үзен тотышларына шаккатам. Ни кызганыч, алар урын бирергә ашыкмыйлар.
Мин - өлкән яшьтәге хатын-кыз. Аякларым нык авырта, кан басымым еш “уйный”. Шуңа да автобуста йөрергә тырышам. Күп кенә яшь егет-кызларның үз-үзен тотышларына шаккатам. Ни кызганыч, алар урын бирергә ашыкмыйлар. Колакларында – наушниклар, кулларында – телефон! Әйләнә-тирәдәгеләрдә бөтенләй гамьнәре юк. Кибетләрдә, башка җәмәгать урыннарында да шундый күренешкә тап буласың. Әти-әниләр балаларына тәрбия биргәндә гади генә шушы кагыйдәләргә дә тукталсыннар, киләчәк буынны өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтсеннәр иде.
Людмила ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев