Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Бөтенроссия чемпионатының дивизиональ этабы узды

Кукмарада Татарстанның 8 районыннан спортчылар жыелды.

Кукмарада “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Бөтенроссия чемпионатының дивизиональ этабы байланып китте.  Бүген Барс Арена спорт комплексында Кукмара, Саба, Арча, Балтач, Теләче, Биектау, Саба, Әтнә районнары баскетболистлары  көч сынаштылар. Яшүсмерләр А.М. Булатов исемендәге лицейда, ә кызлардан торган командалар Кукмараның 4нче номерлы урта мәктәбендә уйнадылар. 

 

 - КЭС-БАСКЕТ уеннары беренче тапкыр 2009 елда оештырылды. Иң беренче ул мәктәпләр арасында, соңрак муниципаль этапта уза. Бүген менә дивизиональ уеннарда катнашабыз. Февральдә - Татарстан республикасы финалы. Анда җиңгән команда март аенда Идел буе федераль округында Татарстан данын яклаячак. Ә апрельдә суперфинал уеннары булачак, - дип аңлатып үтте Татарстан Республикасы өстәмә белем һәм тәрбия бирү идарәсенең әйдәп баручы белгече Лариса Габитова.

Әлеге төр уеннар районның яшь спортчылары өчен ят түгел, чөнки 2022 елда күппрофильле лицейның яшүсмерләр командасы бу этапларның барысын да үтеп, Россия чемпионы исеменә лаек булды. 

Лариса Габитова сүзләренчә, 2024-2025 елларда узачак чемпионатка барлыгы 862 белем бирү йорты, 1475  команда (кызлар һәм яшүсмерләр) катнашу өчен теләк белдергән. Мондый форматтагы дивизиональ этап 6 тапкыр узачак. Бүген шуның икенчесе оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6