Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Кукмарада Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев призларына көрәш ярышлары булды

Быел утыз дүртенче мәртәбә үткән әлеге ярышларда ундүрт үлчәү авырлыгында сиксәннән артык бала катнашты.

Зур Кукмарадагы «Ялкын» балалар-үсмерләр клубында 2005 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы,  район Сабантуйларының ундүрт тапкыр баш батыры Нурсил Галиев призларына татарча көрәш ярышлары булды.

Быел утыз дүртенче мәртәбә үткән әлеге ярышларда ундүрт үлчәү авырлыгында сиксәннән артык бала катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район көрәш федерациясе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев һәм, әлбәттә, Нурсил Галиев үзе яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде. Шушында ук 2022 елда республикакүләм турнирларда җиңү  яулаган яшь спортчыларга бүләкләр дә тапшырылды.

Биш сәгать дәвам иткән киеренке ярышлардан соң турнирның җиңүчеләре ачыкланды. Нырьядан Артем Данилов (26 кг), Сәрдекбаштан Кәрим Мортазин (29 кг), Пчеловодтан Арсений Дмитриев (32 кг),  Зур Сәрдектән  Мәүлет Ибәтуллин (36 кг), Янилдән Рамазан Степанов (40 кг), Сәрдекбаштан Муса Хәмидуллин (45 кг), Байлангардан Самат Кәримуллин (50 кг),  Кукмара аграр көллиятеннән Газинур Гарипов (55 кг), Рөстәм Баһаветдинов (60 кг), Артур Иванов (65 кг), Байлангардан Илмир Нәбиев (70 кг), Пенәгәрдән  Булат Яруллин (75 кг), Ядегәрдән Әлфис Сабитов (80 кг), Аяз Газизовлар (80 килограммнан югары) чемпион исемнәрен яуладылар.  

Чемпионнарга һәм призлы урын алучыларга Нурсил Галиев турнирының  Мактау грамоталары  һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk