Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Зур Кукмарада Рамил Нуриев истәлегенә багышланган волейбол турниры үтте

Әлеге турнирда 12 команда көч сынашты.

Зур Кукмара авыл җирлегендә урам командалары арасында Рамил Нуриев истәлегенә багышланган волейбол турниры узды. Әлеге ярыш авыл җирлегендә традициягә әверелгән спартакиада кысаларында оештырылды. Быел спорт сөючеләр 15 төр спорт буенча көч сынашачак, әлеге турнирда 12 команда катнашты.

Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсе түбәндәгечә билгеләнде:

  • 1нче урын — Школьная—Майская урамы.
  • 2нче урын — Октябрь урамы.
  • 3нче урын — Рудник авылы.
  • 4нче урын — Янсыбы авылы командасы.

Ә җиңүчеләрне Рамил Хафизов бүләкләр белән сөендерде. Шулай ук аның улы — ХК «Сочи» командасы уенчысы Тимур Хафизов исеменнән турнирның иң яшь уенчысына махсус истәлек бүләге тапшырылды.

Зур Кукмара авылында әлеге спартакиада инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Ул авыл халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүче матур традициягә әверелде.

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган командага зур тәкә бүләк ителә.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев