Спорт ветераны, Кукмарада яшәүче Артур Зәкиев: Командалы эш җиңүгә илтә
90нчы елларда спортта зур үзгәрешләр булды.
1986 ел. Илдә үзгәртеп кору чоры. «Гласность», демократия...
Мине «бюро»га куйдылар. Темасы: «Физкультура һәм спортны үстерү чаралары». План кордым: балалар йортында ничә сабый туган, балалар бакчасына ничә бала йөри, мәктәпләрдә һәм техникумнарда күпме укучы белем ала, колхоз яшьләре һәм эшче яшьләр нинди спорт белән шөгыльләнәләр?!
Һәр төбәккә кирәкле спорт мәйданчыкларын билгеләп, таблица төзеп, биш елга максат куйдым. Райком секретаре: «Эшне нәрсәдән башларга уйлыйсың?» — ди. Балалар бакчалары белән саф һавада күнегүләр уздырудан, дидем. «Тагын?» — ди.
«Җитәкчеләрне җыеп, кышкы һәм җәйге спартакиадалар оештырабыз һәм матди базаны ныгытабыз», — дим.
Ә бюро әгъзалары — олпат абзыйлар, җитәкчеләр, «орденоносецлар» имтихан алдылар миннән. Әмма тәҗрибә, Мәскәү шәһәрендә укып кайту, Олимпиада объектларында практика узу, космонавтлар, Олимпия чемпионнары белән очрашуларның ярдәме тиде, 5 еллык план кабул ителде!
Акрынлап таудан чаңгы шуу трассаларындагы агачларны кисеп, юллар ясадык. Примитив агрегат җыеп, тауга менгерә торган «бугельник» куйдык. Икенче трассаны киңәйтеп, күнегүләр, ярышлар уздыра башладык. Спартакиадалар, хоккей турнирлары үткәрү модага керде. Туплы уеннар, гер спорты, дзюдо, классик көрәш, ГТО нормаларын тапшыру, чаңгы, биатлон... Болар барысы да гамәлгә ашты.
Әмма 90нчы еллар бу традицияләрне кискен бозды. ГКЧП, «ваучер», «бартер», «приватизация», «дефолт» төшенчәләре алгы планга чыкты. Гиперинфляция барлыкка килде. «Ак йорт»ны тупка тоттылар, депутатларны зинданга яптылар. Авыр чор ун ел дәвам итте. Чечнядагы сугыш хәрәкәте ике мәртәбә кабатланды.
Безнең халык бирешмәде. Афәтне эш белән җиңдек. Спортта чыныгу булышты. Хәзер эшләрне команда стиле белән башкаралар. Күмәк эш — таркалмый.
Артур ЗӘКИЕВ, Кукмара
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев