Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «КЭС-БАСКЕТ» Чемпионатының республика этабы башланып китте

Иң яхшы баскетбол командасы исемен алу өчен Буа, Кукмара, Алексеевск, Яр Чаллы, Баулы, Арча, Лениногорск, Казаннан килгән яшүсмер егетләр һәм кызлар командалары көч сынашачак.

Кукмараның «Барс Арена» спорт сараенда «КЭС-БАСКЕТ» Чемпионатының республика этабы башланып китте.

Кукмараның «Барс Арена» спорт сараенда «КЭС-БАСКЕТ» Чемпионатының республика этабы башланып китте

2023-2024 елгы Татарстан Республикасы чемпионатында барлыгы 51 муниципаль берәмлекнең 916 гомуми белем бирү оешмасыннан 1 538 егет һәм кыз командасы катнашкан. Ә Татарстан Республикасы лидерлары нәкъ менә безнең Кукмарада ачыкланачак. Иң яхшы баскетбол командасы исемен алу өчен Буа, Кукмара, Алексеевск, Яр Чаллы, Баулы, Арча, Лениногорск, Казаннан килгән яшүсмер егетләр һәм кызлар командалары көч сынашачак. Ярышның финалы 2 мартта «Барс Арена» спорт сараенда узачак.

Кукмараның «Барс Арена» спорт сараенда «КЭС-БАСКЕТ» Чемпионатының республика этабы башланып китте

Спортчыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Айгөл Кәшәпова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар сәламләде. Алар спортчыларга матур уен һәм яхшы кәеф теләде.

«„КЭС-БАСКЕТ“ Чемпионаты Татарстанда алты зонага бүлеп үткәрелде. Аларда җиңгән республиканың иң көчле баскетбол командалары бүген Кукмарага килде. Ярышларда барлыгы җиде — кызлар һәм алты малайлар командасы катнашачак. Призлы урыннарны алган командаларга медальләр һәм кубоклар тапшырылачак, шулай ук финалның иң кыйммәтле уенчылары билгеләнәчәк. Җиңүче командалар Киров шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы чемпионаты финалына барачак, анда алар суперфиналда уйнау һәм төп призга ия булу хокукы өчен көрәшәчәк», — дип сөйләде «Батыр» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге директоры Нуретдин Зыятдинов.

Кукмараның «Барс Арена» спорт сараенда «КЭС-БАСКЕТ» Чемпионатының республика этабы башланып китте

Мәктәп баскетбол лигасы быел унҗиденче тапкыр үткәрелә. Быелгы Чемпионат өчен махсус «80/80» символикасы эшләнгән. Ул олимпия чемпионы, «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының президенты Сергей Белов исеме белән бәйле. Аңа быел 80 яшь тулган булыр иде. Бөек спортчы әлеге чемпионат проектына мөмкин кадәр күбрәк Россия субъектлары катнашуын теләгән. Быел исә ярышларда 80 төбәктән 17 900дән артык команда катнашачак дип көтелә. Шуннан «80/80» символы килеп чыга.

Руслан Мингазов, Кукмара командасы уенчысы, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы:

Мин өченче сыйныфтан бирле баскетбол белән шөгыльләнәм. Беренчедән, ул кешедә дисциплина булдыра, икенчедән, команда белән төрле шәһәрләргә барабыз, укудан ял итәбез, кешеләр белән аралашабыз, яңа дуслар табабыз. Үткән ел команда белән төбәк этапта җиңү яуладык, федераль этапта алтынчы урынга лаек булдык. Бу уеннарда да җиңү өчен бар көчебезне куячакбыз. Без аңа тырышып әзерләндек. Тренировкалар атнага биш-алты тапкыр «Барс Арена» спорт сараенда узды, монда бөтен шартлар да тудырылган. Көндәшләр дә көчле, уен ничек булыр, карарбыз. Алга таба планнарым: мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортына укырга керү һәм әлеге белем бирү учреждениесе командасы өчен уйнау.

Варвара Усова, Яр Чаллының «Импульс» командасы уенчысы, 9 сыйныф укучысы:

Тренерыбыз — Динара Ульданова. Ул мине спортка тартты. Беренче сыйныфтан баскетбол белән шөгыльләнә башладым. Без төрле ярышларда катнашабыз, җиңәбез, иң яхшы уенчы исеме дә алган булды, болар барысы да команда ярдәме белән. Баскетбол — бик коммуникатив уен. Төрле ярышларга барган саен бик күп кешеләр белән танышабыз, киләчәктә бу танышлыклар тормышта кирәк булыр дип уйлыйм. Кукмарага килү дә безнең өчен зур тәҗрибә. Кәефебез күтәренке, барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk