Кукмараның “Олимп” Боз сарае хоккей сөючеләрне үзенә җыйды
Спорт сараенда Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе “Йолдызлар матчы” оештырды.
Кукмараның “Олимп” Боз сарае гөрләп торды. Ник дигәндә, анда зур чара – хоккей бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп максаты – хоккей уенын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләү.
Ачылу тантанасында район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Татарстан Республикасы хоккей Федерациясенең массакүләм спорт чараларын оештыру буенча белгеч Григорий Козлов чыгыш ясады.
Григорий Козлов сүзләренчә, “Йолдызлар матчы” уеннары быел республикада сигезенче тапкыр уза.
- Бу юлы хоккей бәйрәмен Кукмарада оештырырга булдык. Чөнки биредә хоккейны яраталар, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр бик күп, җанатарлар да актив. Республиканың барлык спорт мәктәпләреннән җыелган иң яхшы хоккейчы егетләр, “Запад” һәм “Восток” дигән ике командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынады. Шулай ук боз өстендә шоу, төрле конкурслар да әзерләнде, - диде ул.
Ике команда да бик матур уен күрсәтте. Чара һәркемгә онытылмас тәэсирләр бүләк итте. 13:12 исәбе белән “Запад” командасы җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев