Алар призлы урыннарны яуладылар
Казанда көрәш буенча Россия беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Татарстан Республикасының җыелма командасы составында безнең районнан да ике яшь спортчы катнашты. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче Зур Сәрдек гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Айнур Галимҗанов (укытучысы - Нуретдин Зыятдинов) 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында үз үлчәү авырлыгында чемпион булды, Нырья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Павел Филлипов (укытучысы - Эдуард Макаров) 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында көмеш медаль яулады.
Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән килеп, әлеге үзәктә шөгыльләнүче Артем һәм Богдан Григорьевлар да (укытучылары - Таһир Әхкәмов), ярышларда катнашып, үз яшь категориясендә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
фото: архив
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев