Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышлап, самбо буенча турнир уза

Анда 170тән артык спортчы көч сынаша.

«Барс Арена» спорткомплексында Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган республика күләмендә самбо буенча V ачык турнир уза.

Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористлык операцияләре һәм Әфганстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре ветераннары мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Координация советы вәкиле Әнгәм Ишмөхәммәтов, Әфганстандагы сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидларының Татарстан берлеге рәисе Альберт Кукаркин, районның хәрби комиссары Альберт Гомәров, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗановлар сәламләде.

«Сугыш кырында һәм туган якларына кайтып һәлак булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә әлеге турнир бишенче тапкыр оешырыла. Без сугышчы иптәшләребезне искә алабыз, аларга тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телим», - диде Рәшит Шакирҗанов.

Турнирда Казан, Чистай, Нурлат, Әлмәт, Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Сарман, Болгар, Нократ Аланы, Красная Поляна, Сосновка шәһәрләреннән 22 команда - барлыгы 178 спортчы катнаша.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk