“Сәламәтлек төркеме” 2008 елда оеша.
Районыбызда актив тормыш рәвеше алып баручы өлкәннәр саны елдан-ел арта.
Кемдер стадионнарда, паркларда скандинавиячә йөри, кемдер иртәнге саф һавада физик күнегүләр ясый, җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Спорткомплекслар да буш тормый – өлкәннәр анда даими рәвештә җыелып, сәламәтлекләрен ныгыта. Узган атнада без “Сәламәтлек төркеме”нә йөрүчеләр белән аралашып, аларның “Күңелле стартлар” уенында көч сынашуларын күреп кайттык.

“Барс-Арена” спорт-сәламәтләндерү комплексына килгәндә 20дән артык өлкән кеше, гөр килеп, физик күнегүләр ясый иде. Иң гаҗәбе – арада ник берсе: “Хәлем бетте, ял итеп алыйм”, – дисен, зарлансын, арудан туктап торсын. Киресенчә, һәркайсының күзендә очкын, йөзендә елмаю. Күнегүләр бердәм ритмда, күтәренке рух белән үтә.
“Сәламәтлек төркеме” 2008 елда оеша. Ул чагында төркем старостасы итеп мәгариф ветераны Римма Әхмәдиева билгеләнә.
– Мин 40 ел мәгариф өлкәсендә эшләп, 2004 елда лаеклы ялга чыктым. Ә бераздан әлеге төркемгә кушылдым. Без иң элек “Зилант”та шөгыльләндек: физик күнегүләр ясадык, бассейнда йөздек. Алга таба “Барс-Арена”га күчтек. Хәзер инде яшем дә шактый, шуның өчен быел кыш айларында төркемгә йөри алмадым. “Күңелле стартлар” уены оештырабыз дигәч, карарга сөенеп килдем, – ди Римма Константиновна. – Кызларны күргәч, хәтта күңелем тулды. Бигрәк дус-тату, бердәм булдык шул. Әйтәсе килгән сүзем шул: вакыт ул үз көенә ага да ага, һәр мизгелнең кадерен белегез.

Күнегүләр атнага ике тапкыр үткәрелә. Дәресләрне күп еллар беренче гимназиядә, 4нче урта мәктәптә физик тәрбия фәнен укыткан, “Зилант” спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер булып эшләгән тәҗрибәле белгеч Наилә Хәбибуллина алып бара.
– Өлкәннәр өчен махсус сайлап алынган күнегүләр буыннарны хәрәкәттә тотарга, мускулларны ныгытырга, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә. Моннан тыш, сулыш гимнастикасы, игътибарлылык, тартылу күнегүләре, җиңел аэробика элементлары да кулланыла. Без октябрьдән апрель ахырларына кадәр – залда, ә инде көннәр җылыткач, стадионда шөгыльләнәбез. Спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе, андагы хезмәткәрләр беркайчан караңгы йөз күрсәтми, – ди спорт инструкторы. – Әлеге төркемдә даими рәвештә 15ләп кеше шөгыльләнә, җәен артыграк та була. Бирегә йөрүчеләрнең иң яшенә быел 60 тула, ә иң өлкәне тиздән 80 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ә минем үземә – 73.
Наилә ханымның сүзләре буенча, өлкәннәрнең һәммәсе дәресләргә теләп, бар күңелен биреп йөри, аларны салкын җил-бураннар, коеп яуган яңгырлар да куркытмый икән.
– Безнең төркемдә һәркем актив. Арада җыр-бию берләшмәләренә дә йөрүчеләр бар. Бергәләп бәйрәмнәрне, туган көннәрне билгеләп үтәбез, экскурсияләргә йөрибез, походларга чыгабыз. Миңа алар белән эшләү – үзе бер күңелле, – ди ул.

Гөлсанә Вәккасова:
– Бирегә 2008 елдан йөрим. Олыгайдым дип уйларга, картаям дип моңсуланырга теләк тә, вакыт та юк. Без рәхәтләнеп аралашабыз, көләбез. Күнегүләрдән соң кәеф күтәрелә, тән дә җиңеләеп кала.
Илсөяр Борһанова:
– Узган ел мине староста итеп куйдылар. “Сәламәтлек төркеме” – физик күнегүләр генә түгел, ә тормышның аерылгысыз бер өлеше. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен спорт залына ашыгам.
Тәнзилә Җиһаншина:
– 2025 елның 1 июнендә лаеклы ялга чыктым да, көз көне әлеге төркемгә килдем. Мине бик җылы кабул иттеләр. Без күнегүләр ясыйбыз, аннары дөнья хәлләрен сөйләшәбез, кунакларга да йөрешәбез. Күнегүләрдән соң гәүдәдә җиңеллек, сыгылмалылык барлыкка килә. Май ахырында Казанга спартакиадага барырга җыенабыз.
Гадения Гайнетдинова:
– Мин төркем кызларына 2016 елда кушылдым. Шөгыльләрдән тыш, район үзәк китапханәсенең “Сөембикә” клубына да йөрим, “көмеш яшь” волонтеры да булып торам. Тормышыбыз актив, кызыклы – пенсиягә чыктым дип, өйдә генә утырасы килми!
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев