Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада акватлон буенча республика Чемпионаты һәм Беренчелеге узды

Ул тизйөрешле ике спорт ярышын – йөзү һәм җиңел атлетиканы үз эченә ала.

Иң җитезләр спорты 

Әйе, спортның акватлон төрен районга Зур Кукмарада яшәүче Сәлим Нәкыйпов алып кайтты. Дөресрәге, акватлон буенча республика Чемпионатын һәм Беренчелеген, 7–12 яшьлек балалар арасындагы “Триатлон буенча балалар лигасы” республика ярышын нәкъ менә Кукмарада оештыру өчен үзенең бар тырышлыгын куйды ул. 

Иң җитезләр спорты дип бәяләнүче акватлонның күпләр өчен исеме ят тоелса да, җисеме таныш. Ул тизйөрешле ике спорт ярышын – йөзү һәм җиңел атлетиканы үз эченә ала. (Велоузыш дигәне дә өстәлсә – триатлон төре барлыкка килә.)

Сәлимнең кызы, Зур Кукмара урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, 9 яшьлек Самира триатлон белән икенче елын шөгыльләнә. Инде уңышлары да шактый. Сәламәт яшәү рәвешен, чын мәгънәсендә, пропагандалаучы, кызы янәшәсендә республика, төбәкара ярышларда “ут йотып” торучы, кичләрен үзе дә аның белән бергә йөгерүче һәм велосипедта йөрүче Сәлим инде күптәннән бу хыял белән яши иде. Ә аның өчен никадәр оештыру эшләре, сөйләшүләр алып барырга кирәклеген бу “казанда кайнаучы” үзе генә белә. Ниһаять, Сәлимнең хыялы тормышка ашты: үткән ял көнне Кукмарага акватлончылар десанты “төште”. Удмуртия, Марий Эл, Чувашстан, Башкортостан Республикалары, Ульяновск өлкәсе, Казан, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән шәһәрләре, Иннополис, Тәтеш, Кукмара, Балтач, Тукай районнарыннан килгән 400дән артык спортчы көн дәвамында үзләре арасында иң көчлеләрне ачыклады. 
Районда беренче тапкыр үткән акватлонның йөгерү буенча этабы балалар өчен Ринат Мәхәммәтшин исемендәге стадионда, зурлар өчен “Бакыр тавы” итәгендәге чаңгы-роллер базасында һәм “Зилант” спорт мәктәбенең бассейнында узды. Әлбәттә, йөгереп килгәннән соң, бассейнда үз дистанцияңне узу яисә бассейнда йөзгәннән соң йөгерү өчен сәламәтлектән тыш, көчле рух ныклыгы да кирәк.

– Триатлонның “Балалар лигасы” республикада бишенче тапкыр уза. Аны тагын да массакүләм тарату, таныту максатыннан, республиканың төрле шәһәрләрендә үткәрәбез. Кукмара безне үзенең искиткеч матур табигате, яхшы базасы белән каршы алды, – ди ярышларның баш хөкемдары Анна Демидова. 

“Әлеге вакыйга – район өчен яңа сулыш. Районда шушындый зур масштабтагы чаралар өчен мөмкинлекләр туды. Әлбәттә, бу – безнең өчен горурлык. Кукмара башка төбәкләргә дә таныла, ә төбәгебез халкын спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен тагын да кызыксындыра, ә бу, үз чиратында, гомер озынлыгын арттыра”, – дип, баш хөкемдарның фикерен дәвам итте спорт ветераны Артур абый Зәкиев та. 

Кукмара командасы составында 60тан артык кызлар, яшүсмерләр катнашты. Әлмәт, Казан шәһәрләреннән, Мари якларыннан килгән көчле спортчылар белән янәшә аларны да җиңүчеләр исемлегендә күрү, әлбәттә, матур, рәхәт тойгылар уята. Әлмәттән килгән тренер Мәхмүт Ильясов без – көчле команда, беренчелек бездә инде, дисә дә, кукмаралылар да калышмады. Турнир беркетмәләренә күз салсаң, Кукмара командасыннан Азалия Минһаҗева, Дарья Долгих, Эвелина Тимофеева, Алинә Фәйзулина, Зәринә Камалиева, Ислам Фәттаховларның беренче разряд нормативларны үтәгәннәре күренә. Ә инде 400дән артык катнашучы арасында Кукмара командасыннан шәхси беренчелектә җиңүчеләр (тренерлары – Алексей Гоглев):

7-8 яшьлек кызлар (500 метрга йөгерү, 100 метрга йөзү): Таисия Тапайкина – 1нче урын;
 9-10 яшьлек кызлар (1 чакрымга йөгерү, 200 метрга йөзү): Самира Нәкыйпова – 1нче урын, Динә Гыйльметдинова – 2нче урын;
11-12 яшьлек кызлар (2,5 чакрымга йөгерү, 200 метрга йөзү): Кәримә Шәйдуллина – 1нче урын;
13-14 яшьлек кызлар (2,5 чакрымга йөгерү, 500 метрга йөзү): Азалия Минһаҗева – 1нче урын, Дарья Долгих – 2нче урын; 
 9-10 яшьлек малайлар (1 чакрымга йөгерү, 200 метрга йөзү): Рияз Гатауллин – 3нче урын. 

 Азалия Минһаҗева белән Дарья Долгих июнь аенда Әлмәттә үтәчәк Россия Чемпионатына Татарстан данын яклау өчен чакыру алдылар. Башка җиңүчеләрнең дә исемнәрен хәтерегездә калдырыгыз: ул составта безнекеләр, алда әйтеп үткән яшьләребезнең дә булачагына шик юк. Шуны да билгеләп үтик: спортчылар арасында гаиләләре белән катнашучыларны күрү дә – киләчәктә районыбызда акватлон һәм триатлонның үсеше булачагы өметле икәненә дәлил. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев