Спортчыларны ярышка Альберт Шәңгәрәев әзерләде.
Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында самбо буенча республика турниры узды. Ул СССРның спорт мастеры Әнәс Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган иде.
Әлеге ярышларда кукмаралылар югары нәтиҗәләр күрсәтте:
- Даниил Яковлев – беренче,
- Самат Гайнанов, Эмиль Ибраһимов, Инсаф Нурәхмәтовлар өченче урыннарны яулады.
Спортчыларны ярышка Альберт Шәңгәрәев әзерләде.
Фото: «Зилант» спорткомплексы
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев