Кукмара районының спорт яңалыклары
Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.
2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Казанда көрәш буенча Россия Беренчелеге үтте. 45 килограмм үлчәү авырлыгында Олыяздан Илнар Фәттахов (тренеры — Динар Фәттахов), 65 килограмм үлчәү авырлыгында Вахиттән Ленар Егоров (тренеры — Илсур Нәҗмиев), 75 килограмм үлчәү авырлыгында Янилдән Камил Нуретдинов (тренеры — Илсур Нәҗмиев) Россия чемпионы исеменә лаек булдылар. Ядегәрдән Ильяс Исмәгыйлев 60 килограмм үлчәү авырлыгында 3нче урынны алды (тренеры — Фәнил Исмәгыйлев).
2009-2010 елгылар арасында Камил Хәйдәров 2нче урында калды (тренеры — Таһир Әхкәмов).
***
Мәскәүдә 2–6 апрельдә киокушин каратэ буенча Чемпионат һәм Россия Беренчелеге үтте. Анда барлыгы 50 төбәктән 2300 спортчы катнашты. Республиканың җыелма командасы составына безнең районнан дүрт спортчы керде. Тренер Алмаз Галәүтдиновның шәкертләре, Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы Ислам Зарипов илебез чемпионы исемен яулады. Күппрофильле лицей укучысы Альмир Кирилов өченче урынны алды.
***
Мамадышта стритбол (3кә 3 кеше баскетбол уйнау) буенча республика Беренчелеге узды. Анда барлыгы 48 команда катнашты. «Батыр» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге педагогы Айрат Хамматов кул астында шөгыльләнүче Кукмара 4нче урта мәктәбенең кызлар командасы ярышта җиңде. Аларны май аенда Идел буе Федераль округы финалы көтә.
***
Түбән Кама шәһәрендә балалар арасында оештырылган киокусинкай каратэ буенча республика ярышларында «Атлант» яшүсмерләр клубында Айдар Борһанов кул астында шөгыльләнүче Данил Михайлов, Булат Шәвәлиев, Тимур Кирилов, Ислам Галимҗанов, Арина Кирилова, Алена Ильичева — беренче, Ильяр Мавлюкаев, Йосыф Гайфетдинов, Инсаф Вәлиев, Рамазан Галимҗанов, Ясминә Стипанова, Амиль Хәкимуллин — икенче, Раян Хәбибуллин, Артур Богданов — өченче, Әмирхан Гәрәев, Никита Ильичев, Йосыф Дәүләтшиннар дүртенче-бишенче урыннарны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев