Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

«Һәр ишек уемында - турник»: Кукмарадан бертуган Низамовлар ничек итеп ГТО рекордсменнары булуларын сөйләде

Күптән түгел Мәскәүдә үткән ГТО нормативларын тапшыру буенча «Сибур» филиаллары арасындагы спартакиадада бертуган Низамовлар күркәм күрсәткечләр яулаганнар.

«Ишек саен турник эленггән». Игезәкләр Адель һәм Эльвир Низамовларның әтиләре Эмиль әнә шулай ди. Һәм алар бертөрле түгел, һәркайсы төрле диаметрда икән. Чөнки егетләргә Россия буйлап бәйгеләрдә йөргәндә турникларның төрлесе белән очрашырга туры килә.

«Башлангыч сыйныфта укыганда ук дзюдо түгәрәгенә йөри башлаганнар иде. Улларыбызны спортка кертеп җибәргәне өчен тренер Марес Бадертдиновка без бик рәхмәтле. Мәктәптә укыганда ук „Зарница“ һәм башка ярышларда актив йөреп, шуннан соң турникка күчтеләр», — ди Эмиль Низамов.

Күптән түгел Мәскәүдә үткән ГТО нормативларын тапшыру буенча «Сибур» филиаллары арасындагы спартакиадада бертуган Низамовлар күркәм күрсәткечләр яулаганнар. 23 шәһәрдән килгән командалар арасында шәхси беренчелектә Адель 6 төрле көрәштә (1 чакрымга, 60 метрга йөгерү, турникта күтәрелү, пресс ясау, идәннән күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү) беренче урынны яулаган. 4 минутка 56 тапкыр турникта күтәрелеп рекорд куйган ул! Ә Эльвир, спартакиада тәртипләре буенча, турникта гына күтәрелгән. Командалары узган ел команда беренчелегендә беренчедә калган булса, быел икенче урынны алган. 

«Гомумән алганда, улларыбыз турникта 10ар минут дәвамында 100 тапкырдан артык тартылалар. Икесе дә гаиләле, ике оныгыбыз үсеп килә. Адельнең алты яшьлек улы Самат футболга йөри, Эльвирныкына әле ике генә яшь. Улларыбызның сәламәт тормыш рәвешен сайлап яшәгәннәренә без, әлбәттә, бик сөенәбез һәм горурланабыз», — ди әниләре Наилә ханым.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев