Айдар Закиров истәлегенә турнир: Кукмарада волейболчы кызлар көч сынашты
Спорт

Айдар Закиров истәлегенә турнир: Кукмарада волейболчы кызлар көч сынашты

Ярышларда биш команда катнашты: «Зилант-1», «Зилант-2», «Йошкар-Ола», «Янил» һәм «Туембаш».

Кукмара районында А.С. Закиров истәлегенә волейбол турниры узды

Кукмара районында Закиров Айдар Сәлим улы истәлегенә кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда биш команда катнашты: «Зилант-1», «Зилант-2», «Йошкар-Ола», «Янил» һәм «Туембаш».

Турнирны ачу тантанасында Айдар Закировның якыннары һәм дуслары катнашты.

Турнир нәтиҗәләре:

  • 1.  «Йошкар-Ола» командасы.
  • 2.  «Зилант-1» командасы.
  • 3.  «Янил» командасы.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Фото: «Зилант» спорткомплексы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев