Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Тычкан бизгәге куркыныч: Кукмара үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты киңәшләре

Гадәттә, тычкан бизгәге кискен башлана: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, бил һәм мускуллар сызлый.

Яз — яңарыш һәм хезмәт чоры. Кояшлы, матур көннәрдә калын кар юрганы астыннан чыккан корыган үләннәрне җыю, ишегалды-капка төпләрен тәртипкә китерү, бакчаларны чистарту, йорт-кура тирәләрен җыештыру — иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе. 

Шулай ук күмәк хуҗалыкларда язгы кыр эшләре, склад биналарында тәртип урнаштыру, техника әзерләү дә нәкъ менә шушы чорга туры килә. Тик хезмәт белән мавыгып, аеруча яз һәм җәй айларында ешрак күзәтелүче, кеше сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыручы йогышлы авырулар турында да онытырга ярамый.

Язмада сүз тычкан бизгәге (геморрагик бизгәк) турында барачак. Әлеге чир үзвакытында дәваланмаса, катлаулы нәтиҗәләргә, җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Бу хакта без район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Зиләрә Әхмәтҗанова белән сөйләштек. 

— Зиләрә Илдусовна, тычкан бизгәге нинди авыру ул?

— Тычкан бизгәге — иң беренче чиратта кимерүчеләрнең: йомраннар, күселәр, кырдагы һәм хуҗалыктагы тычканнарның бүлендекләре аша таралучы вируслы авыру. Басу-кырларда, хуҗалыкларда эшләгән вакытта тузан белән бергә вирус сулыш юлларына керергә мөмкин. Шуның өчен сак булырга, сәламәтлеккә битараф карамаска кирәк. 

— Авыру ничек башлана, аның беренчел билгеләре нинди?

— Гадәттә, тычкан бизгәге кискен башлана: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, бил һәм мускуллар сызлый. Шунысы да бар: күпләр үзендә тычкан бизгәге авыруы икәнен күз алдына да китерми. Чөнки әлеге вирус организмга эләккән очракта, аның инкубацион периоды 21 көнне тәшкил итә. Кеше бер айга якын үзенә салкын тиде дип йөрергә мөмкин. Бу вирус, иң беренче чиратта, кан тамырларына һәм бөерләргә, күзләргә зыян сала, үпкә ялкынсына. «Узар әле», — дип, вакытны сузарга, үз белдегең белән дәваланырга һич тә ярамый. Температура күтәрелеп, хәлсезлек барлыкка килсә, бигрәк тә авыл хуҗалыгы эшләреннән соң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк.

— Әлеге авыру кешедән кешегә күчәме?

— Юк. Ул бары тик кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган тузанны сулаганда, сирәк очракта — пычранган ризык яки су кулланганда йога.

— Дәвалану ничек алып барыла? 

— Тычкан бизгәге бары тик стационарда дәвалана. Табиблар күзәтүе астында тиешле тикшерүләр (анализлар алына, бөерләргә УЗИ үткәрелә, үпкәләр рентгенга төшерелә) башкарыла һәм симптомнарга карап дәвалау билгеләнә. Вакытында мөрәҗәгать иткән очракта, күпчелек пациентлар тулысынча савыга. Бу чиргә каршы вакциналар әлегә юк. Бер тапкыр аның белән авырган кешедә гомерлек иммунитет барлыкка килә. 

— Авыруны ничек кисәтергә, үзеңне ничек сакларга?

— Иң беренче чиратта, шәхси гигиена кагыйдәләрен, профилактика чараларын үтәү кирәк. Склад, баз, сарайларны җыештырганда битлек һәм перчатка киеп эшләү киңәш ителә. Тузан күтәрелмәсен өчен, алдан идәнгә су сибәргә мөмкин. Кулларны сабын белән яхшылап юу мөһим. Кимерүчеләр керү ихтималы булган урыннарны даими рәвештә дезинфекцияләргә, азык-төлекне ябык савытларда сакларга кирәк. 

— Районда әлеге чир белән авыручылар бармы?

— Быел әлегә тыныч. Ә менә узган ел 30га якын кешедә тычкан бизгәге ачыкланды. Элегрәк табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында күбрәк ир-атлар булса, хәзер хатын-кызлар да бар. Хәтта 18 яшьлек бер кыз да әлеге чирне йоктырды. Яшь кызның сөйләвенчә, хуҗалыкта куяннар асрыйлар икән һәм ул аларны тәрбияләгән. Мал-туар караганда печән саласың, каралты-кура тирәсендә еш йөрисең, җыештырасың бит ул. Ә терлек асраган җирдә тычкан-күселәр булмый калмый. Аларның бүлендекләре кипкәч, тузан белән күтәрелә һәм сулыш юллары аша организмга үтеп керергә мөмкин.

Тычкан бизгәге — җитди авыру. Шуңа күрә сәламәтлеккә игътибарлы булу, саклану чараларын үтәү һәм беренче билгеләр барлыкка килүгә үк табибка мөрәҗәгать итү аеруча мөһим.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев