Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Полициядә эш: ничек урнашырга һәм моның өчен нинди таләпләр куелуын сөйләделәр

Әлеге сорауга район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе Валерий Федоров җавап бирде.

- Улым көллиятне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайтты. Хәзер аның полициягә эшкә урнашасы килә. Аны кабул итәрләрме икән?

Мария, Кукмара 
 
Әлеге сорауга җавап алу һәм эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртипләре, хезмәткәрләргә куела торган таләпләр белән тулырак таныштыру өчен, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, шәхси состав белән эшләү буенча төркем җитәкчесе Валерий ФЕДОРОВка мөрәҗәгать иттек. 

- Эчке эшләр органнарына 18-40 яшькә кадәр булган ир-егет һәм хатын-кызлар кабул ителә. Кече җитәкчеләр составы вазыйфасы өчен урта гомуми белем булу, ягъни 11 сыйныфны тәмамлау кирәк. Ә инде урта һәм югары җитәкчеләр составы вазыйфаларына эш юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри яисә югары белем сорала. 

Полициядә эшләргә теләүче иң элек кадрлар бүлегенә килә. Аның белән әңгәмә уздырыла, хөкем ителгән булу-булмавы тикшерелә. Алга таба документлар исемлеге бирелә, анкета һәм автобиография тутырыла. Шуннан соң ул конкрет вазыйфага эшкә алуларын сорап гариза яза. 

Әмма әле моның белән генә эш төгәлләнми. Хәрби-табиб комиссиясе, психологик тестлаштыру, полиграф (ялган детекторы) үтәргә кирәк була. Шулай ук физик әзерлек, эшкә урнашырга теләүченең тәкъдим иткән мәгълүматлары да энә күзе аша уздырыла. Ялган документлар, дөрес булмаган мәгълүмат тапшырганнар полициядә хезмәт итә алмый. 

Барлык этапларны да уңышлы узганнан соң, кандидат иң элек сынау шарты белән стажерлык вазыйфасына кабул ителә. Полиция өчен ул – 3-6, ә юстиция һәм эчке хезмәттә бүлек җитәкчесе карары белән 2-6 айны тәшкил итә. 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk