Сорау-җавап

Кукмарада машина кую урыны кайда ясалачак?

Бу хакта шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин сөйләде

Венера Хәйруллина үзенең хәбәрен “ВКонтакте” социаль челтәрендә калдырган иде. “Раздолье” кибете артында чүп-чар җыелган, бигрәк ямьсез бит”, - дип яза ул.

Райнур Нотфуллин сүзләренә караганда, “Раздолье” кибетенең артындагы агачлар, чүп-чар  чистартылып, туфрак, вак таш җәеләчәк һәм машина кую урыны ясалачак.

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев