Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды

Очрашуга Зур Сәрдек гимназиясенең 8 сыйныф укучылары — «Юнармия» хәрәкәте активистлары килде.

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбие капитан Фаил Шакиров белән очрашу оештырылды.

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды

Очрашуга Зур Сәрдек гимназиясенең 8 сыйныф укучылары — «Юнармия» хәрәкәте активистлары килде. Зур Сәрдек гимназиясенең 2009 нчы елгы чыгарылыш укучысы Фаил Шакиров — сугыш хәрәкәтләрендә катнашуы өчен күп кенә хөкүмәт бүләкләренә ия батыр ир-егет, туган авылының горурлыгы.

Укучылар белән очрашу вакытында Фаил Айдар улы хәрби хезмәт белән бәйле истәлекләре белән, безнең сугышчыларның туган илебезне яратулары һәм җиңүгә омтылышларының чиксез булуы турында сөйләде. Очрашу дусларча әңгәмәгә әверелде — укучылар Фаил абыйларыннан үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды

Очрашу барышында Фаил Шакировка укучылар, гимназия директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гөлфия Сәфәргалиева һәм педагог-оештыручы Чулпан Мостафина «Хәрбигә бүләк» патриотик акциясе кысаларында гимназия коллективы көче белән җыелган бүләкләрне бирделәр. Укучылар үзләренең күңел җылысын кушып язган өчпочмаклы «Сугышчыга хат»ларын да зур хөрмәт белән Фаил абыйларына тапшырдылар. Йомгаклау өлешендә «Юнармия»челәр махсус хәрби операциядәге барлык хәрбиләргә авыл халкының рәхмәтен, хөрмәтен җиткерделәр һәм җиңүгә зур өметләрен белдереп, һәркемнең туган иленә исән-сау кайтуын теләп чыгыш ясадылар. 

«Әлеге чара балаларны һич кенә дә битараф калдырмады, укучыларда патриотлык хисләре тагын да ныгыды. Бу очрашу балалар хәтерендә бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче, ватан алдындагы изге буручын үтәүче чын ир-егет, батыр сугышчы турында матур истәлек булып озак сакланыр. Бүгенге сөйләшү туган илен яраткан чын егетләр өчен һәркайда һәм һәрвакыт батырлыкка урын бар икәнлеге турында аңлатучы бик кирәкле һәм әһәмиятле чара булды», — дип гимназия коллективы исеменнән рәхмәтен җиткерде Гөлфия Сәфәргалиева.

Зур Сәрдек авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев