Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара мәктәбендә Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры узды

Мияссәр ага Мансуров - тырыш хезмәте белән район тарихында җуелмас эз калдырган билгеле шәхес.

Зур Кукмара мәктәбендә Россиянең атказанган төзүчесе, "Кукмара районының мактаулы гражданины” һәм башка бик күп бүләкләр иясе Мияссәр Мансуров истәлегенә шахмат турниры узды. Быел әлеге ярыш бишенче тапкыр үткәрелде. Анда үз көчләрен сынарга район мәктәпләреннән укучылар җыелды.

Чараны оештырган Мияссәр аганың балалары Роберт, Мөдәрис Мансуровлар, Нурфия Төхвәтуллиналарның сүзләренә караганда, быел турнир әтиләренең туган көненә туры килгән. Исән булса, легендар шәхескә 90 яшь тулган булыр иде.  Ул авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында эшләгән, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район ветераннар оешмасын җитәкләгән. Аның гомуми хезмәт стажы 66 елга җыела. Мияссәр ага зур оештыру сәләтенә ия, актив, бернәрсәгә дә битараф кала белмәгән тынгысыз күңелле шәхес була. Чарада катнашучылар аның турында матур истәлекләрне, якты хатирәләрне барлады. 

- 2018 елның 26 октябрендә әти вафат булганнан соң, замандашлары, бөтен республика ветераннары аның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Озак та үтмәде район җитәкчелеге, ветераннар советы ярдәме белән Зур Кукмара мәктәбенә Мияссәр Мансуров исеме бирелде. Әлеге турнир да аның истәлеген саклауның бер өлеше булып тора. Әти бик кызыксынучан кеше иде, гел алга омтылды, өйрәнде. Кайда гына эшләсә дә яңалык кертте. Шахмат та әтинең яраткан уеннарының берсе иде. Алай гына түгел, өйгә туганнар кайтса да, дус-ишләр килсә дә, бу шөгыль күңелле бер мизгелгә әверелде. Шахмат бит ул – сәнгать тә, спорт та, тәрбия чарасы да. Шахмат уйнаган кешенең фикерләү дәрәҗәсе дә югары була. 

Мияссәр Мансуров - сугыш чоры баласы. Әтисе фронтта үлгәннән соң, тормышның бөтен авырлыгы аның җилкәсенә төшә. 10 яшьлек чагыннан ук колхозның иң усал үгезен җигеп кырга чыга, икмәк үстерә. Әнисе вафат булганнан соң, ике сеңлесен аякка бастыра. 

- Мияссәр Мансуровны “Алга” колхозыннан МСОга җитәкче итеп билгеләделәр. Ул килгәндә мин шунда мастер булып эшли идем инде. Мияссәр Мансур улы җитәкләгәндә “Алга” колхозы да бик яхшы барды, төзелешкә килгәч тә, оешманы алга җибәрде, булдыра торган кеше иде. Ул дөрес кадрларны сайлый, эшли торган кешене күрә белде, - диде Харис абый Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев