Зур Кукмара авылыннан Миңсылу Вафина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Авылдашы Нургаян белән биш балага, дүрт кыз, бер улына гомер биргән Миңсылу апа бүгенге тормышка шөкерана итеп, рәхмәтле булып улы Фердинат гаиләсендә гомер итә.
Зур Кукмара авылында гомер иткән Вафина Миңсылу Хисаметдин кызы җәй аның матур көнендә - 6 июльдә үзенең 90 яшен каршы алды.
Авылдашы Нургаян белән биш балага, дүрт кыз, бер улына гомер биргән Миңсылу апа бүгенге тормышка шөкерана итеп, рәхмәтле булып улы Фердинат гаиләсендә гомер итә.
Юбилярга балачак, яшүсмер чагында ук җигелеп эшкә ябышырга туры килә: кул арасына керә башлауга ук ул хуҗалык тракторында сабанчы булып билгеләнә, ә аннан соң, хезмәт юлының күп өлеше ындыр табагында – ашлык складында үтә. Миңсылу апаның йөзендә еллар узган саен арткан нур, күңелендәге сабырлык һәм тормышны ярату хисе аның һәрбер сүзендә, һәрбер карашында чагыла. Ул бүгенге көненә чиксез шатланып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши.
Миңсылу Хисаметдин кызын юбилее белән котларга бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова килде. Ул аңа район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. Сугыштан соңгы елларда һәм аннан соң да армый-талмый хезмәт куйганы, игелекле һәм тәртипле балалар үстергәне өчен рәхмәт әйтеп, юбилярга матур теләкләрен ирештерде ул.
Миңсылу апаны туган көне белән район социаль яклау идарәсе консультанты Әлфия Петрова, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевлар да котладылар һәм үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Миңсылу апа да, үз чиратында, барлык котлаулар өчен рәхмәтен белдерде һәм килгән кунакларга, аеруча балаларына һәм оныкларына, мәхәббәтен һәм рәхмәт хисләрен җиткерде. Ул тормышның һәр мизгелен кадерләргә, бер-береңә карата миһербанлы булырга, киләчәккә өмет белән карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев