Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире Эльвира Миннәхмәтова журналистларны һәм газета укучыларны бәйрәм белән котлады

Газета 9 дистә елдан артык чыгып килә.

Район газетасы 1930 елдан бирле дөнья күрә. Вакытлар узган саен, аның исемнәре, җитәкчеләре, коллективы үзгәрсә дә, сез, кадерле газета укучыларыбыз, 9 дистә елдан артык безгә тугры булып калдыгыз. 

Бу еллар дәвамында газетабыз сезнең белән яшәде, ә без, үз чиратыбызда, районның төрле тармаклары – сәнәгать, мәдәният, спорт, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән беренчеләрдән булып таныштырыр өчен барысын да эшләдек һәм эшлибез. 

Сезне редакциябездә күрүебезгә һәрвакыт шат: шалтыратыгыз, кунакка килегез. Үзегезне борчыган проблемаларыгызны гына түгел, ә район газетасын камилләштерү турындагы фикерләрегез белән дә уртаклашыгыз. Һәрберегезнең фикере безнең өчен бик мөһим икәнен онытмагыз. 

Әлеге күркәм бәйрәм белән редакция ветераннарын тәбрик итәм. Сез район халкы файдасына озак еллар тырышып хезмәт куйдыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете телим.

Сез – редакциябездә көтелгән, кадерле кунак. Фидакарь хезмәтләре өчен штаттан тыш хәбәрчеләребезгә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Язмаларыгыз, хатларыгыз олы мактауга лаек. 

Мөмкинлектән файдаланып, район газетасы коллективына да рәхмәт әйтәсем килә. Көннән-көн массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертәсез. Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, зур уңышлар һәм яңа иҗади идеяләрегезне тормышка ашыруыгызны телим!

Эльвира МИННӘХМӘТОВА, 

баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев