Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хәзрәтләр лекцияләр белән Татарстан районнарында чыгыш ясады

«Гыйлем мәҗлесләре» Татарстанда ай саен үткәреләчәк.

Халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр төркеме ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән Татарстан районнарына йөри башлады. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, халыкның дини гыйлемен һәм әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән очрашулар республиканың төрле почмакларында «Гыйлем мәҗлесләре» исеме белән үтә, дип яза «Татар-информ».

Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазыйфалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һәм башкалар. «Гаилә мәҗлесләре» һиҗри буенча 1447 елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы кысаларында уздырыла. Оештыручы — Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге.

Беренче очрашуны хәзрәтләр Татарстанның төньяк өлеше мөселманнары өчен үткәрде: лекцияне Кукмара, Теләче һәм Саба районы халкы тыңлады. Кукмара Мәдәният йортында төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар җыелды. Халык алдында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук әлеге бүлек хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.

Очрашу ахырында иң актив катнашучыларга нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты бастырган китаплар тапшырылды.

«Гыйлем мәҗлесләре» Татарстанда ай саен үткәреләчәк.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев