Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хәрби хезмәтне сайлаган гражданнарга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм һәм ташламалар каралган

Кукмара районы хәрби комиссары ташламалар турында сөйләде.

Район хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт итүчеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм финанс тәэмин ителеше турында сөйләде:

«Хәрби хезмәтне сайлаган гражданнарга дәүләт тарафыннан матди ярдәм, ташламалар, бушлай медицина хезмәте һәм башкалар каралган. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Республикасы гражданнары, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешү төзегән очракта, 2,9 миллион сум бер тапкыр бирелә торган түләү ала. 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, 400 мең сумны министрлык бирә. Хезмәт хаклары да лаеклы дәрәҗәдә, — диде Альберт Гомәров. — Хәрби хезмәт — ул Ватан алдында җаваплылык кына түгел, ә үзеңне сынап карау, һөнәри һәм шәхси яктан үсү мөмкинлеге дә. Заманча технологияләр белән эш итәргә теләгән, тәртипле һәм максатчан райондашларны көтеп калабыз». 

Барлык сораулар буенча район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 2-61-32 номеры буенча эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратырга мөмкин.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев