Хайваннар язмышы игътибар үзәгендә: Кукмара районында кыргый хайваннарны исәпкә алу эшләре бара
Кукмара районында барлык аучылык территорияләре дә Саба өйрәнү-тәҗрибә, Лубян урман хуҗалыкларына һәм Кукмара аучылык җәмгыятенә карый.
Агымдагы елның 15 гыйнвареннан Татарстанның барлык аучылык хуҗалыкларында кыргый хайваннарны кышкы маршрут буенча исәпкә алу эшләре бара. Әлеге чаралар 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Исәпкә алу нинди максаттан үткәрелә, аны кемнәр алып бара? Бу һәм башка сорауларга Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең район (районара) бүлеге җитәкчесе Рифат Кадыйров аңлатма бирде.
— Исәпкә алу эшендә Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм аучылар катнаша. Алынган мәгълүматлар хайваннар, кошлар популяциясен саклау һәм торгызу буенча кирәкле чараларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, — ди ул. — Кукмара районында барлык аучылык территорияләре дә Саба өйрәнү-тәҗрибә, Лубян урман хуҗалыкларына һәм Кукмара аучылык җәмгыятенә карый. Шуңа күрә хайваннарны исәпкә алу эшләрен дә әлеге оешмалар алып бара. Аларның һәрберсенә 12-13 маршрут билгеләнгән. Чаралар вакытында чаңгыда якынча 100 чакрымнан артык юл үтелә. Эш барышы даими контрольдә тотыла. Мин үзем дә, билгеләнгән маршрутлар буенча чыгып, тикшерүләр уздырам.
Рифат Кадыйров сүзләренчә, кышкы исәп поши, себер кыр кәҗәсе, болан, куян, кабан дуңгызлары, төлке, кеш, сусар, тиен, тетерев, суер, кыр тавыгы һәм башка җәнлек, кош-кортларның санын ачыклау өчен кулланыла.
— Буранлы, көчле җил булган көннәрдә, кар явып торганда исәпкә алу эшләрен алып бару, эзләрне аеру, нинди хайванга караганын ачыклау мөмкин түгел. Шуның өчен дә бу эшне яхшы һава торышында башкарабыз, — ди бүлек җитәкчесе. — Исәпкә алу вакытында аучылык җирләрендә кыр һәм урманнар буйлап үтүче маршрутлар алдан планлаштырыла. Беренче көнне кар өстендәге иске хайван эзләре бетерелә. Икенче көнне исә шул ук юлдан кабат үтеп, яңа эзләрнең санын, төрен, географик координаталы урыны белән хәрәкәт юнәлешен теркәп куябыз. Әйтик, моннан куян, монда поши, болан үткән... Кыш көне эзләр ачык күренгәнлектән, исәпкә алу нәтиҗәләре дә төгәлрәк була. Агачларда утыручы, маршрут вакытында очраган кошларның да санын алабыз. Соңыннан мәгълүматларның һәммәсе гомумиләштерелә, махсус программага кертелә, Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетына җибәрелә. Әлбәттә, әлеге җыелган саннар абсолют төгәллекне гарантияләми, әмма кыргый табигатьнең торышын бәяләү өчен мөһим нигез булып тора.
2024 елгы исәпкә алу нәтиҗәләре (Кукмара һәм Лубян аучылык хуҗалыклары):
- Поши — 78;
- Кыр кәҗәсе — 8;
- Кыргый песи (рысь) — 2;
- Тиен — 271;
- Ак куян −186;
- Көрән куян — 80;
- Төлке — 9;
- Сусар (куница) — 35;
- Суер (глухарь) — 265;
- Тетерев — 282;
- Соры кыр тавыгы — 420;
- Боҗыр — 274.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев