Ветеринария идарәсе: Корбан бәйрәменә сарыкларны Татарстанда сатып алырга чакырабыз
Шулай итеп республикага терлекләрнең куркыныч авырулары кертелмәячәк һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.
Татарстан территориясенә читтән китерелгән терлекләр белән бергә куркыныч йогышлы авырулар кермәсен өчен, республика халкына төбәк эчендә Корбан бәйрәмендә сарыклар алырга кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин шундый киңәш бирә, дип яза «Татар-информ» МА.
«Терлекләр белән бергә республикага сарык һәм кәҗә бруцеллезы, сарык һәм кәҗә чәчәк авырулары һәм башкалар да эләгә ала. Башка төбәкләрдә мондый авырулар бар, һәм без алар өчен җавап бирә алмыйбыз. Шуңа күрә инфекцияләр керүне булдырмау максатында, сарыкларны Татарстан Республикасы эчендә сатып алырга чакырабыз», — дип ассызыклый ул.
Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, шулай итеп республикага терлекләрнең куркыныч авырулары кертелмәячәк һәм сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.
Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев