Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Вахитлеләр махсус хәрби операциядәге якташ солдатларга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар

Раниф Сәмигуллин һәм Илсур Миннемуллин белән бергә сәфәргә Казаннан ике волонтер барды.

Бу көннәрдә Вахит авылыннан Раниф Сәмигуллин белән Илсур Миннемуллиннар махсус хәрби операциядәге якташ солдатларга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар. Алар белән бергә сәфәргә Казаннан да ике волонтер барды. 

«Берничә ел рәттән ноябрь аенда Кукмара аграр көллияте исеменнән гуманитар ярдәм алып барабыз. Быел да әлеге эшкә көллият коллективы һәм студентлар актив кушылды, — ди Раниф Самигуллин. — Шулай ук Янил җирлегендә яшәүчеләр дә үзләреннән зур өлеш керттеләр. «Вахит» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов — 150 мең сум, якташыбыз, Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллин — 80 мең сум, авылдашыбыз Марс Фәхртдинов — 40 мең сум акча бирделәр. Авылдашыбыз Мөдәрис Гатауллин КамАЗ машинасы өчен күп күләмдә запас частьлар, «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов мотоцикл бирде. Солдатларга шулай ук ремонтланган буханка — УАЗ машинасы, генераторлар, интернет өчен старлинг һәм башка кирәк-яракларны алып бардык. Аларны Луганск, Донецк, Запорожье өлкәләрендәге якташларыбызга тапшырып кайттык».

Фото: Раниф Сәмигуллинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев