Вахит мәдәният йортында күпбалалы гаиләләр өчен әдәби-музыкаль чара оештырылды
Бәйрәм күңелле уеннар, гаилә дуэтларының җырлы чыгышлары, матур бию номерлары һәм балаларның котлаулары белән үрелеп барды.
Вахит авылы мәдәният йортында «Гаиләм — җылы учагым» дигән әдәби-музыкаль чара булды. Ул 4-5 бала тәрбияләүче күпбалалы парларга багышланган иде.
Бәйрәм күңелле уеннар, гаилә дуэтларының җырлы чыгышлары, матур бию номерлары һәм балаларның котлаулары белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның зур экранда күрсәтелгән гаилә фотолары кичәне тагын да тулыландырды.
Һәр гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев