Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылыннан Алмаз Нигъмәтҗәнов «Татар егете - 2024» бәйгесендә җиңү яулады

Бәйге Яр-Чаллы шәһәрендә узды.

30 март көнне, Яр-Чаллы шәһәрендә, республикакүләм "Татар егете -2024" бәйгесе узды. Анда 8 районнан килгән егетләр "Татар егете- 2024" титулы өчен үзара көч сынаштылар. 

Нәтиҗәдә, искиткеч зәвыклы һәм эчтәлекле чыгышы белән Кукмара районы Вахит авылы егете Нигъмәтҗәнов Алмаз Камил улы җинү яулады. 
Алмаз - әле 17 яшендә генә булса да, инде шактый җиңүләр яуларга өлгергән чын татар егете. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бүгенге көндә Казан шәһәрендә Казан авиация инситутында  белем ала. Мәктәптә укыганда ук күп кенә олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңү яулаган егет, 2022 елда Бөтенроссия күләмендә уздырылган "АгроНТИ" бәйгесендә 2нче урынны яулап көмеш медальгә лаек була. 
2023 елда сәләтле яшьләрне бүләкләү "Сәмрух" ел премиясендә "Иң сәләтле кеше" номинациясендә җиңү яулый. Сәләт лагерында әйдәман булып эшләп "Әйдәманнар" ярышының беренче лигасында җиңү яулап, "Сәләт" степендиясен алырга да өлгергән инде ул. 2024 елда "Сәләт" яшьләр үзәгенең алдынгылар хәрәкәтен җитәкли башлаган егеткә дуслары, авылдашлары һәм райондашлары зур өметләр баглый.
Нияз КӘРИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев