Урта Комар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Федоров җыенда үз чыгышын саннардан башлады.
Гыйнвар аенда, гадәттәгечә, авыл җирлекләрендә үткән елда башкарылган эшләр турында хисап җыеннары башлана. Быел да халык алдында чыгыш ясау өчен районда биш эшче төркем төзелде. Без, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем, быелгы эшебезне Урта Комар җирлегеннән башладык.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Федоров җыенда үз чыгышын саннардан башлады.
«Җирлеккә кергән дүрт авылдагы 262 хуҗалыкта 957 кеше яши, әмма демографик хәл күңелне борчый, узган ел 8 бала туса, 14 кеше бакыйлыкка күчте. „Әсәнбаш“ агрофирмасында 63 кеше эшли, 54 кеше — бюджет өлкәсендә. Шулай ук Кукмарадагы оешмаларда, вахта методы белән Казан, Мәскәү шәһәрләренә йөрүчеләр дә күп. Елдан-ел авылларыбызның йөзе яхшы якка үзгәрә. Яңа йортлар төзелә, яшәүчеләр йортларын киңәйтәләр һәм төзекләндерәләр», — диде ул.
Җирлектәге халык эшчән, терлек, кош-корт асрап көн күрә. Сөтлебикәләрнең дә саны өченче ел белән чагыштырганда 13кә арткан. 362 мөгезле эре терлекнең 138е савым сыерлар икән.
Үзара салым акчасы 354 мең 500 сум җыелган ул дәүләттән артып кире кайткан. Әлеге суммадан 178 мең сум Түбән Комарда чишмә төзекләндерүгә тотылган. 418 мең сумы Тынычлык урамында юлны рәтләү һәм мәктәп автобусы борылышы мәйданчыгы төзелешен төгәлләүгә киткән. Студеный Ключ авылында урам утларын яхшырту 45 мең сумга төшкән. су насосы алынган. Үзара салым акчасының бер өлешенә урамнар өчен яктырткычлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Шулай ук җирлектәге җәйге, кышкы юлларны тәртипләп тору, техника өчен запас частьләр алу да шактый суммалар таләп итә.
Махсус хәрби операциядә җирлектән 22 ир-егет катнаша. Алар өчен узган ел 12 тапкыр гуманитар ярдәм җыелган. Шулардан алтысы — исемле посылкалар киткән.
Урта Комарда храм төзү эше дәвам итә. Бүгенге көндә түбә ябылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган. Леонид атакай тәкъдиме белән 252 мең сумга купол эшләнелгән. 80/20 дәүләт программасы буенча төзелә торган йортның эчке өлешендә монтаж эшләре бара.
Бүгенге көндә Югары Комар авылында су җитмәү актуаль мәсьәләрнең берсе булап кала. Һәм җирлек икенче елга «Чиста су» программасында катнашырга өметләнә. Шушы ук авылда яңа мәдәният йорты һәм ФАП кирәклеге дә көн кадагында тора. Өлге—Югары Комар участогындагы юлның Түбән Комарга бара торган өлеше дә начар хәлдә.
Җирлек халкы бу көнне үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук хезмәт алдынгылары да бүләкләнде.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев