Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар игътибарына

Уку елы тәмамлана, тиздән мәктәп укучыларының каникуллары башлана.

Бу чорда, электр белән дөрес кулланмау нәтиҗәсендә, балаларның төрле җәрәхәт алу мөмкинлеге арта.

Өйдә дә, урамда да безне югары көчәнештәге чыбыклар һәм электр җиһазлары әйләндереп алган. 36 Вольт һәм аннан да югарырак көчәнешле электр тогы сәламәтлеккә һәм тормышка җитди куркыныч тудыра. Хәтта көнкүреш электр челтәреннән килә торган электр тогы да тормыш һәм сәламәтлек өчен җитди зыян китерергә мөмкин. 

Электр тогы белән зарарлану очракларын кисәтү максатыннан, урамда урнашкан электр җайланмалары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Тыела: 

1. Электр җиһазлары янында уйнау, чыбыкларга чыбык һәм башка әйберләр ташлау, изоляторларны вату, йорт подъездларында урнашкан электр щитларын ачу тыела. 

2. Подстанцияләр территориясе янында булу, трансформатор пунктларының киртәләнгән территориясенә керү тыела. Биредәге җиһазлардагы көчәнеш 10 мең Вольт тәшкил итә. 

3. Асылынып торган яки өзелгән чыбыкларга якынлашырга яки тотынырга, җирдә ятучы электр чыбыкларына 8-10 метрдан да якынрак килергә ярамый. Электр линияләре янында агач ботакларын селкеткәләп уйнау куркыныч. Дымлы, юеш агач электр тогын бик яхшы үткәрә. Яктырту баганаларында капкачларны ачарга ярамый.

4. Электр үткәргеч линияләре чыбыклары астында учаклар ягу, «һава еланы» («воздушный змей») очыру тыела.

5. Чыбыклар һәм коммуникацияләр булган торак йортларның техник подвалларына үтеп керергә ярамый.

6. Электр тапшыру линиясенең тимер-бетон баганаларына кагылу тыела, алар ток астында булырга мөмкин.

Бу тормыш өчен бик куркыныч!

Бала әти-әнисе яки ашыгыч ярдәм хезмәтләре (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сагы) белән тиз арада элемтәгә керә алсын өчен, күренеп торган урында телефон номерларын язып куярга кирәк.

Балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы — ул ата-ана үрнәге. Әгәр сез куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булсагыз, бала да шуны ук кабатлар.

Балаларыбызның тормышы безнең кулларда!

Чыбыклар өзелү, очкын чыгу, терәкләрнең зарарлануы, трансформатор подстанцияләренең яки электр щитларының ишекләре ачык яки ватылган булуы, өзелгән плакатлар яки билгеләр табылганда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, кичекмәстән 8-800-200-878 телефоны буенча «Челтәр компаниясе» АҖ контакт-үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.

«Алабуга электр челтәрләре» Челтәр компаниясе АҖ филиалы

Реклама хокукларында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X