Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкиле килде

Визит кысаларында Алмаз Яфизов гражданнарны кабул итте, Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары белән ачык дәрес үткәрде, киез итек-киез комбинатының эшчәнлеге белән танышты.

Кукмарага эш визиты белән монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килде.

undefined


Планлы визит гражданнарны кабул итүдән башланды. Эшмәкәрләр һәм район халкы Алмаз Яфизовка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм газ белән тәэмин итү, реклама буенча өзлексез шалтыратулар, ягулык бәяләренең артуына кагылышлы сорауларга тулы җаваплар алдылар.

«Без ел саен республика районнарына чыгабыз. Мондый очрашуларның максаты – гражданнарның проблемаларын ачыклау һәм хәл итү, шулай ук монополиягә каршы орган эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында аңлату», - дип сөйләде Алмаз Яфизов.

undefined

Кукмара 3нче урта мәктәбендә Алмаз Яфизов 10нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Аның барышында өлкән сыйныф укучылары монополиягә каршы хезмәтнең төп бурычлары һәм функцияләре турында белделәр. Алмаз Альберт улы аларга үз эшчәнлекләрендә нинди мәсьәләләрне хәл итүләре, гражданнарның шикаятьләрен караулары һәм закон бозуларны туктатулары турында җентекләп сөйләде. Дәрестә ведомство практикасындагы иң кызыклы һәм мавыктыргыч эшләрдән мисаллар китерелде.

Эш сәфәре азагында Алмаз Яфизов киез итек-киез комбинатында булды. Монополиягә каршы хезмәт вәкиле комбинатның җитештерү цехларын һәм әзер продукцияне карады.

undefined

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk