“Тылсым” үзәгенең “Наз” бүлегендә тернәкләнү узучыларның һәр иртәсе физкультура белән башлана
Соңгы яңалыклар

“Тылсым” үзәгенең “Наз” бүлегендә тернәкләнү узучыларның һәр иртәсе физкультура белән башлана

Бу технологиягә сулыш алу, сөяк-буын системасын ныгыту, сузылу һәм башка күнегүләр керә

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү бүлегендә тернәкләнү узучы егерме өч кешенең һәр иртәсе “Үзеңә-үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.

Бу технологиягә сулыш алу, сөяк-буын системасын ныгыту, сузылу һәм башка күнегүләр керә. Алар шәхси һәм төркем формасында уза.

Дәвалау физкультурасының максаты: савыгуны тизләтү, хезмәт эшчәнлеген торгызу, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив хезмәт эшчәнлегенә кайтару.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев