Туган як җылысын тоеп: Зур Сәрдек гимназиясендә ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар
Мул табын артында аралашу, хатирәләр уртаклашу халкыбызның кунакчыллык, юмартлык, киң күңеллелек, олыларны олы итү кебек матур сыйфатларының дәвам итүен күрсәтте.
Туган ягыбызга һәр кайту күңелгә рәхәтлек бирә, якын кешеләребез белән очраштыра, иң якты хатирәләрне кузгата. Авылларыбызның матур итеп яшәвенә, уңай үзгәрешләргә сокланып киләбез. Бу юлы да шулай булды.
Кайтуыбызның сәбәбе — Зур Сәрдек гимназиясендә үткәрелгән Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция иде. Гимназия директоры Руслан Баһавиев зурлап чакыргач, барлык эшләребезне җайлап, быелгы кышның карлы-буранлы юлларыннан да курыкмыйча кайтырга булдык. Гаилә дусларыбыз, туганнарыбыз Рафилә белән Ринат Әхмәтшиннарда кунак булганнан соң, гимназиягә килдек.
Һәрвакыттагыча, ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар. 300дән артык бала белем алучы авыл гимназиясенә заманча ремонт ясалган, коллективның эшен чагылдырган күргәзмә дә искиткеч бай. Гимназиядә милли белем һәм тәрбия бирүгә дә зур игътибар ителә, укучылар район һәм республика күләмендәге дәрәҗәле бәйгеләрдә яулаган уңышлары белән дә сөендерә. Бай тарихлы белем йортында уңай традицияләрнең дәвам итүенә сөендек.

Конференциянең барлык этаплары да уйлап оештырылган. Һәр юнәлешкә килгән фәнни эзләнү эшләре укучылар һәм укытучыларның яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәтте. Татар телендәге эшләрнең күп булуына да сөендек. Укучыларның Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап сәхнәләштергән чыгышларын да сокланып карадык.
Казаннан кайткан галимнәр Чулпан һәм Фираз Харисовлар белән очрашу-аралашу күңелдә җылы истәлекләр калдырды.
Соңыннан мул табын артында аралашу, хатирәләр уртаклашу халкыбызның кунакчыллык, юмартлык, киң күңеллелек, олыларны олы итү кебек матур сыйфатларының дәвам итүен күрсәтте.
Форсаттан файдаланып, Руслан Зөфәр улы җитәкчелегендәге гимназия коллективына ихлас хөрмәтебезне белдерәбез. Җаваплы эшләрендә иҗади уңышларга ирешергә язсын.
Маһинур һәм Габделхәй Сәмигуллиннар, Чаллы шәһәре
Фото: Зур Сәрдек гимназиясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев